Татарстанда 19–26 октябрь көннәрендә автомобиль ягулыгының берничә төре кыйммәтләнгән. Аеруча АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләрендә үзгәреш күзәтелә. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли.
Бер атна эчендә АИ-92 бензинының литры 69,04 сумнан 69,35 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-95 бәясе исә 74,27 сумнан 74,60 сумга җиткән. Шулай итеп, беренче төр ягулык 31 тиенгә, икенчесе 33 тиенгә кыйммәтләнгән.
АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензинның бәясе үзгәрешсез калган — литры өчен 100,94 сум. Дизель ягулыгының бәясе 17 тиенгә артып, 80,51 сумга җиткән.
Республикада бензинның уртача бәясе бер атна эчендә 31 тиенгә артып, литрына 72,37 сум түләргә туры килгән. Шул ук вакытта ил күләмендә һәм Идел буе федераль округында кире тенденция күзәтелгән. Россиядә бензинның уртача бәясе 1,4 сумга кимеп, литры 76,64 сум тәшкил иткән. Идел буе федераль округында исә ягулык 1,14 сумга арзанайган — литры 74,17 сумга кадәр төшкән.
Нет комментариев