Сәламәтлек

Яман шешне дәвалауның яңа ысулларын бушлай медицина ярдәме программасына кертергә мөмкиннәр

Россиядә яман шешне дәвалауның заманча алымнарын 2027–2029 елларга исәпләнгән бушлай медицина ярдәме программасына кертергә тәкъдим итәләр. Аларның күбесен мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) акчалары хисабына финанслау күздә тотыла. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Программа проектына медицина ярдәменең 33 яңа югары технологияле ысулы кертелгән. Алар арасында сөяк җилеген күчереп утырту, йөрәк клапаннарының тумыштан килгән кимчелекләрен дәвалау һәм аякларны махсус протезлар белән алыштыру бар.

Яңа ысуллар арасында метастатик эчәклек яман шешен «Онкорна» мРНК-вакцинасы ярдәмендә дәвалау һәм TIL-терапия дә каралган. Соңгысы организмның үз иммун күзәнәкләрен кулланып, шешкә каршы көрәшергә ярдәм итә.

Моннан тыш, онкология буенча медицина ярдәме күләмен һәм ЭКО процедураларын арттыру тәкъдим ителә.

Документ әлегә проект рәвешендә. Программа 2027 елдан гамәлгә керер дип көтелә.


Нет комментариев