Тукай районында үзара салым программасы юлларны төзекләндерү белән генә чикләнми. Авылларда яшәүчеләр әлеге акчаларны тормыш өчен мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүгә дә юнәлтә.
Программаның төп өстенлеге — республика ярдәме. Халык җыйган һәр сумга Татарстан бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Тукай районында әлеге мөмкинлектән ничек файдаланулары турында район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә «Тукай районы капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры Фәнис Сәетгәрәев сөйләде. Ул объектларда уздырылган соңгы күчмә тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Мәсәлән, Борды авыл җирлегендә халык үзара салым акчасын куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлткән. Биредә авыл ихтыяҗлары өчен янгын сүндерү машинасы тулысынча ремонтланган. Моннан тыш, Евлево авылында зират территориясе дә халык акчалары хисабына төзекләндерелгән.

Шилнәбаш авыл җирлегендә дә берничә мөһим эш башкарылган. Тогаево авылындагы зиратны төзекләндергәннәр, гыйбадәт кылу өчен махсус урын ясаганнар. Шилнәбаш авылында исә үзара салым акчасына урам яктырткычлары куелган һәм юл ремонтланган.
Юлларны төзекләндерү дә игътибар үзәгендә кала. Капиталь төзелеш хезмәте белгечләре күчмә тикшерүләр барышында Бәтке, Новотроицк һәм Кнәз авыл җирлекләрендә яңартылган юлларның сыйфатын бәяләгән.
Нет комментариев