30 октябрь, җомга көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем булмаячак. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразлавынча, төнлә һава температурасы +1дән −4 градуска кадәр төшәчәк. Көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән −9 градуска кадәр салкынайтачак.
Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 3–8 метр тизлектә исәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +9…+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев