Татарстанда почта җибәрүләрен пилотсыз очкычлар ярдәмендә ташу мөмкинлеген тикшерәләр. Беренче тәҗрибә Әлмәт зонасында Россия почтасы белән берлектә үткәрелгән. Бу хакта Kazan Digital Week халыкара форумы күргәзмәсендә республиканың цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, әлеге эксперимент түбән биеклектәге икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлешне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга стажировкадан соң үстерергә кушкан булган.
Дроннарны почта ташуда куллану хатлар һәм бандерольләрне җибәрү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Мондый ысул транспорт ягулыгына һәм автомобильләрне карап тотуга бәйле чыгымнарны таләп итми.
Илья Начвин сынау проектын дәвам итәргә җыенуларын белдерде. Аның нәтиҗәләре турында республика Рәисенә аерым хәбәр итәчәкләр.
Kazan Digital Week халыкара форумы Казанда 29–31 октябрьдә уза. Быел анда 76 илдән 21,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Форум кысаларында 170тән артык чара үткәрелә, ә күргәзмәдә Россия һәм чит илләрнең 250дән артык компаниясе һәм стартапы үз эшләнмәләрен тәкъдим итә.
Нет комментариев