Тукай районы өчен алдагы 30 көнгә намаз уку вакытлары.

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН:
Намаз ул – дәва, җанның шифасы. Әгәр дә тәнебез авырта икән, аны бит дәваларга кирәк. Әйтик, авырганда хастаханәгә барасыз һәм сезгә: «Ашыгыч рәвештә операциягә ятарга кирәк! Хәзер үк!» – диләр. Ә сез: «Гафу итегез, мин әле моңа әзер түгел. Азрак вакыт бирегез. Бер ел, ике, ун... Юк, егерме ел!» – дисез. Ә табиб ни дип җавап бирә? «Нинди ун ел? Әгәр хәзер үк операция ясамасак, бер ай да вакытыгыз юк сезнең», – ди. Менә безнең җаныбыз да шулай. Ул авырый, сыкрый, намазсыз тилмерә – инде тәмугка керергә әзерләнә. Ә сез һаман: «Мин әзер түгел, тагын бераз көтим әле», – дисез. Ә ихтыяҗга әзер булу соралмый – аны берсүзсез үтәргә генә кирәк.
«Сөембикә» журналыннан
Нет комментариев