2027 елдан Чаллыда автобуста йөрү бәясе 56 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин
җәмгыять

2027 елдан Чаллыда автобуста йөрү бәясе 56 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин

Татарстан шәһәрләрендә җәмәгать транспорты тарифларын яңадан карау мәсьәләсе күтәрелде. Ташучылар юл бәясен арттыру буенча үз тәкъдимнәрен юллаган.

Яңа елдан Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнергә мөмкин. Ташучылар бер сәфәр өчен 56 сумлык тариф тәкъдим иткән. Хәзер бу мәсьәлә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында карала.

«КП-Казань» хәбәр иткәнчә, республика шәһәрләрендә юл йөрү бәясен яңадан карау тәкъдимнәре әзерләнгән. Казанда тарифны 46 сумнан 60 сумга кадәр күтәрү күздә тотыла. Түбән Камада да шундый ук бәя тәкъдим ителә. Әлмәттә ул 55 сум, Яшел Үзәндә 77 сум булырга мөмкин.

Ташучылар тарифларны үзгәртү зарурлыгын ягулыкка, запас частьләргә, транспортны ремонтлауга һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хакына чыгымнар арту белән аңлата. Карар кабул иткәндә пассажирлар агымы һәм автобусларның техник торышы да исәпкә алыначак.

Әмма яңа бәяләр әлегә расланмаган. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты соңгы карарны 2026 елның 20 декабренә кадәр кабул итәргә тиеш.

Фото: МАКСтагы МЭРиЯ каналы


Нет комментариев