Тукай районында 64 мең кешегә хезмәт күрсәтүче «Коммуналь челтәрләр» коллективы ничек эшли
җәмгыять

Тукай районында 64 мең кешегә хезмәт күрсәтүче «Коммуналь челтәрләр» коллективы ничек эшли

Тукай районының 18 авыл җирлегендә яшәүче 64 меңнән артык кешенең йортларына су өзлексез килеп торсын, коммуналь челтәрләр тотрыклы эшләсен өчен «Коммуналь челтәрләр» МУП хезмәткәрләре тәүлек буе хезмәт куя. Аларның эше бәйрәм һәм ял көннәрендә дә тукталмый: челтәрләрдәге һәр өзеклекне вакытында бетерергә, халыкны сусыз калдырмаска кирәк. Район башлыгы Камил Нәҗмиев предприятиегә иртәнге сәгатьләрдә килеп, күп еллар дәвамында биредә фидакарь хезмәт итүчеләр белән очрашты һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырды. 28 ел буе су хуҗалыгында эшләүче слесарь Фирдәвес Хәмәтов, 16 ел дәвамында халык мөрәҗәгатьләрен кабул итеп, аларны хәл итү белән шөгыльләнүче Гөлфия Рәхимова, 80 тирән су насосының төзеклеге өчен җаваплы Сергей Самойлов – болар барысы да үз эшенә тугры калган белгечләр. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз хезмәт юлы бар.

Фото: Ангелина Самцова, Тукай районы мәгълүмат үзәге
Фото: Ангелина Самцова, Тукай районы мәгълүмат үзәге

 

Район башлыгы белән киңәшмә

«Коммуналь челтәрләр» МУП Тукай районының 18 авыл җирлегендә коммуналь хезмәт күрсәтә. Предприятие карамагындагы челтәрләр 64 меңнән артык кешенең көндәлек тормышын тәэмин итә. Район башлыгы Камил Нәҗмиев коллектив белән очрашуда хезмәткәрләрнең җаваплы һәм тырыш хезмәтен аерым билгеләп үтте.

Предприятиегә ул иртәнге сәгатьләрдә узган күчмә киңәшмә кысаларында килде. Биредә районның кышкы чорга әзерлеге, кар чистарту техникасының торышы һәм алда торган бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компание вәкилләре дә катнашты.

Предприятиедә озак еллар эшләүче тәҗрибәле белгечләр күп. Әмма коллективны бер мәсьәлә борчый: яшь кадрлар җитми. Өлкән буын хезмәткәрләре еллар дәвамында туплаган белемнәрен һәм тәҗрибәләрен яшьләргә тапшырырга әзер, ләкин аларны алмаштырырлык белгечләр әлегә аз.

Һөнәренә тугры калган кешеләр

Күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы өчен слесарь Фирдәвес Хәмәтов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

28 ел буе су хуҗалыгында эшләүче слесарь Фирдәвес Хәмәтов
28 ел буе су хуҗалыгында эшләүче слесарь Фирдәвес Хәмәтов

 

Ул предприятиегә 28 ел гомерен багышлаган. Бүген аның җаваплылыгында 11 торак пункттагы су башнялары бар. Алар арасына Күзкәй, Боерган, Калмия һәм башка авыллар да керә.

Ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавы турында сорагач, Фирдәвес Хәмәтов елмаеп җавап бирә:

– Бу минем язмыштыр инде. Су белән күптән эшлим, – ди ул.

Кышын да хезмәте тукталмый: экскаватор белән кар чистарта.

– Безнең эштә көтелмәгән хәлләр еш күзәтелә. Авария булса, төн уртасында да эшкә чыгып китәбез, суны вакытында ябып, өзеклекне бетерергә кирәк. Ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә кизү торабыз. Хәтта Яңа елның беренче көнендә дә эшкә чыккан чаклар булды, – дип сөйли ул.

16 ел дәвамында халык мөрәҗәгатьләрен кабул итеп, аларны хәл итү белән шөгыльләнүче Гөлфия Рәхимова
16 ел дәвамында халык мөрәҗәгатьләрен кабул итеп, аларны хәл итү белән шөгыльләнүче Гөлфия Рәхимова

 

Предприятиенең склад мөдире Гөлфия Рәхимова да күпьеллык хезмәте өчен район башлыгының Мактау грамотасына лаек булды. Ул бу өлкәдә инде 16 ел эшли. Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне кабул итә, аларны тиешле белгечләргә җиткерә, аварияләр килеп чыкканда хезмәткәрләрнең эшен оештыра.

– Мин монда эшнең бөтен нечкәлекләренә төшендем. Коллективка шулкадәр ияләштем, хәзер без бер гаилә кебек. Эшкә беренче килгән мәлдә, монда шулкадәр озак эшләрмен дип уйламаган идем. Башта бик авыр булды. Кешеләр еш кына борчылып, ачулы тавыш белән шалтырата, кайчак хәтта янаулар да ишетергә туры килә. Беренче өч ай аеруча катлаулы узды. Тормыш иптәшемнең ярдәме белән генә бу чорны җиңеп чыктым. Хәзер инде эшемә күнектем, – дип уртаклашты Гөлфия Рәхимова.

Бердәмлек – төп көч

Һәр белгечнең үз вазифасы булса да, гадәттән тыш хәлләр вакытында предприятие хезмәткәрләре бердәм команда булып эшли. Катлаулы аварияләрне бетергәндә бер-берсенә ярдәм итәләр, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгарга әзер торалар.

Районның төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлешләре, аварияләр вакытында торгызу эшләрен оператив башкарулары һәм инженерлык челтәрләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүдәге һөнәри осталыклары өчен электромонтер Сергей Самойлов, электр белән эретеп ябыштыручы Фәнис Мәгъдәнов һәм машина йөртүче Әмирҗан Ситдиков район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

80 тирән су насосының төзеклеге өчен җаваплы Сергей Самойлов
80 тирән су насосының төзеклеге өчен җаваплы Сергей Самойлов

 

Сергей Самойлов предприятиедә тугыз ел электромонтер булып эшли. Аның җаваплылыгында – 80 тирән су насосы. Әлеге насослар скважиналардан суны башняларга күтәрә, аннан ул авыл халкына таратыла. Белгечнең төп бурычы – насосларның өзлексез һәм төзек эшләвен тәэмин итү.

Сергей Самойлов үзе дә коллективны аеруча якын итүен яшерми.

– Миңа иң ошаганы – коллектив. Хезмәттәшләрем күптән инде гаиләм кебек якын. Эшебез җиңел түгел: физик көч тә, уйлап эш итү дә кирәк. Төрле хәлләр була. Авария чыкса, барыбыз да эшкә керешәбез. Әйтик, объектта электр булмаса яки ашыгыч ремонт кирәксә, слесарьларга ярдәмгә киләбез. Иң мөһиме – су белән тәэмин итүне мөмкин кадәр тизрәк торгызу, – ди ул.

Киңәшмәдә кар чистарту техникаларының торышын тикшерделәр

 

Коммуналь хуҗалыкта эшне алдан планлаштыру мөмкин түгел. Кичтән барысы да тәртиптә кебек күренсә дә, иртән көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә хезмәткәрләр һәрвакыт әзер булырга тиеш.

Очрашу ахырында коммуналь хезмәткәрләр район халкына тагын бер кат мөрәҗәгать итте. Алар канализациягә көнкүреш калдыклары һәм башка чит әйберләр ташламаска чакырды. Белгечләр аңлатуынча, нәкъ менә шундый калдыклар еш кына торбаларның тыгылуына, җитди аварияләргә һәм челтәрләрнең эшендә өзеклекләргә китерә. Хезмәткәрләргә канализациядән хәтта балаларның бер тапкыр кулланыла торган подгузникларын да чыгарырга туры килгән.

Коммуналь челтәрләрнең өзлексез эшләве белгечләрнең тырышлыгына гына түгел, ә һәр кешенең җаваплы карашына да бәйле икәнлеген онытмаска кирәк.


Нет комментариев