Безнең Тукай районы җитәкчелеге өлкән буын кешеләренә карата һәрвакыт ярдәмчел, хәерхаклы. Шушы көннәрдә район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева район авылларында яшәүче 35 һәм дә Теләнче-Тамак картлар йортында тәрбияләнүче 15 кешене җыеп, Актаныш районы Әнәк авылына экскурциягә алып чыгып китте.

Киләсе елга беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев елы дип игьлан ителәчәген белгәч, безгә бу сәфәр бигрәк тә кызыклы, мавыктыргыч булды. Чыннан да, Әнәк авылы искиткеч табигать кочагында урнашкан, халкы кунакчыл, ә инде Минтимер аганың туып-үскән йортындагы музей-йорт үзенә тартып тора. Аның эчендәге гади генә экспонатлар безне балачакка кайтарды. Бу йортта һәрбер авыл йортында булган элеккеге җиһаз, гадилек, пөхтәлек Минтимер аганың тырыш, гади катламнан чыкканлыгы турында сөйли.
Монда бөек сәясәтчебез үзе турында гына түгел, ә бәлки үзен шушы дөньяга тудырган әти-әнисе, туганнарына, туган балаларына мәдхия укый, аның һәрбер почмагы аларга булган мәхәббәт, кадер-хөрмәт белән сугарылган. Әле икенче елга бу музей комплесы бик күп кунаклар кабул итәр. Ә менә без, тукайлылар, быел ук бөек сәясәтчебезнең туган авылына бару бәхетенә ирештек.

Монда һәр почмак бөек татар улының милләтпәрвәрлеге, үз кыйбласына тугрылыклыгы турында сөйли. Чыннан да кешенең кадерен исән чагында белергә, аны хөрмәтләргә, эшләгән эшләре турында күбрәк сөйләргә, башкаларга үрнәк итеп куярга кирәк. Киләсе елның гыйнвар аенда хөрмәтле Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 90 яшь тула. Яраткан халкына, хөкүмәтебезгә хезмәт иткән беренче Президентыбызга без саулык-сәламәтлек, озын гомер, балалар бәхете, куанычы, аның бәяләп бетермәслек күп хезмәт куйган республикабызның тагын да чәчәк атуын теләп калабыз. Бабайга кунакка һәркем бара ала, актанышлылар киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл халык. Барыгыз, үкенмәссез!
Фото: Рәфкать Бильданов
Нет комментариев