Кнәз мәктәбе заманча лаборатория булдыру өчен ике миллион сум грант отты
Мәгариф

Кнәз мәктәбе заманча лаборатория булдыру өчен ике миллион сум грант отты

Тукай районының Кнәз урта мәктәбе «Физик-химик алга китеш» бәйгесендә җиңү яулады.

«Табигать фәннәре юнәлешендәге лаборатория булдыру һәм аның эшчәнлеген оештыру» номинациясендә җиңүче дип табылган уку йортына ике миллион сум күләмендә грант бирелә. Бу акча заманча лабораторияне кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүгә тотылачак.

Яңа җиһазлар укучыларга физика, химия һәм биология фәннәрен тирәнтен өйрәнү, тәҗрибәләр үткәрү, практик һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирәчәк.

Тукай районы мәгариф идарәсе әлеге уңыш уңаеннан мәктәп укытучыларын, укучыларын һәм бәйгегә әзерлеккә өлеш керткән барлык кешеләрне котлый.


Нет комментариев