Иштирәк авылында яңа автомобиль юлын ачуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада районыбыз тарихын үз хезмәтләре белән язучы алдынгыларны хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында «Якты юл» газетасы баш редакторы урынбасары Гөлия Ибатуллина да бар иде. Ул юл тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яңа юлны файдалануга тапшыру авыл халкы һәм кунаклар өчен чын бәйрәмгә әверелде. Тантанада инфраструктураны яхшыртуда булышлык иткән һәм туган як елъязмасын тулыландырган фидакарь кешеләрнең хезмәте аеруча билгеләп үтелде.
Нет комментариев