Тукай районы яшьләре «Наиком Арена» инструкторлары белән очрашты
җәмгыять

Тукай районы яшьләре «Наиком Арена» инструкторлары белән очрашты

Тукай районында яшьләрне мототехника белән куркынычсыз идарә итәргә өйрәтүне күздә тоткан «Мотодрайв» проекты тормышка ашырыла.

Фото: Тукай районы Яшьләр үзәге
Фото: Тукай районы Яшьләр үзәге

 

28 октябрьдә районның Яшьләр үзәге мәктәп укучылары өчен «Наиком Арена»ның тәҗрибәле инструкторлары белән очрашу оештырды. Чараның төп максаты — үсеп килүче буынга мототехника белән идарә итү культурасы һәм юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен өйрәтү.

Очрашуда Тукай районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев тә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел Тукай районы Яшьләр үзәге Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында үткәрелгән грант бәйгесендә җиңү яулады. Бүлеп бирелгән акчага район өчен мототехника сатып алынды.

Балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, махсус килешү нигезендә әлеге техниканы «Наиком Арена» комплексына арендага тапшыру планлаштырылды. Яшүсмерләр мотоспорт белән шунда, махсус җиһазландырылган ябык трассаларда, тәҗрибәле тренерлар күзәтүе астында шөгыльләнә алачак. Бу исә аларны җәмәгать юлларында куркыныч һәм законсыз йөрүдән сакларга ярдәм итәчәк.

«Бу проект — социаль әһәмияткә ия зур эшнең бер өлеше. Ул Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме һәм грант бәйгесендәге җиңүебез нәтиҗәсендә тормышка ашты. Алда безне җитди теоретик һәм практик дәресләр көтә. Куркынычсыз һәм оста йөрергә өйрәнәбез!» — дип хәбәр итә Яшьләр үзәге социаль челтәрләрдә.


Нет комментариев