Татарстан уртача айлык хезмәт хакы 100 мең сумнан югары булган Россия төбәкләре исәбенә кергән.
Бер ел эчендә Россиядә уртача айлык хезмәт хакы 100 мең сумнан арткан төбәкләр саны 12дән 17гә кадәр җиткән. 2026 елның октябрендә әлеге исемлеккә Татарстан да кергән. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
2025 елның октябрендә мондый хезмәт хакы илнең 12 төбәгендә теркәлгән булган. Алар арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү, Магадан, Мурманск һәм Сахалин өлкәләре, Камчатка крае, шулай ук төньяк автономияле округлар һәм Якутия бар.
Бер елдан соң бу исемлеккә Татарстан, Амур өлкәсе, Байкал арты, Красноярск һәм Хабаровск крайлары өстәлгән. Нәтиҗәдә, республика уртача айлык хезмәт хакы 100 мең сумнан югары булган төбәкләр исәбенә кергән.
Росстат мәгълүматлары буенча, 2026 елның августында Россиядә уртача айлык хезмәт хакы 103 014 сум тәшкил иткән.
Нет комментариев