Татарстанда 1 ноябрьдә температура +12 градуска кадәр күтәреләчәк
Яңалыклар

Татарстанда 1 ноябрьдә температура +12 градуска кадәр күтәреләчәк

Ноябрьнең беренче көнендә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмый. Көндез һава +12 градуска кадәр җылыначак.

Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал. Һава температурасы +1 градустан −4 градуска кадәр булачак, ә көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән −9 градуска кадәр суытачак.

Көндез термометрның терекөмеш баганасы +7...+12 градус күрсәтәчәк. Җил көньяктан исә, соңыннан төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк. Җил тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.


Нет комментариев