Дүшәмбе, 2 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем фаразланмый, әмма иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Бу хакта республика Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы 0…−5 градус тәшкил итәчәк. Татарстанның көнчыгышында урыны белән −8 градуска кадәр суытачак.
Көндез һава +4…+9 градуска кадәр җылыначак. Җил төньяк-көнчыгыштан, соңрак көньяк-көнчыгыштан исәчәк, тизлеге секундына 3–8 метр булачак.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев