Районыбызның Новотроицкое авылында яшәүче Асия Хәсәнова җырлы-моңлы, серле шәхес. Аның хыяллар дөньясыннан туган шигъри юллары, күңелгә якын.

Шигърияткә илткән күңел сукмагы
Тыңладым да мизгел сүзен
Утырдым мин язарга.
Яхшы уйны сырлап куям, –
Булмас әле заяга.
«Мизгел»
Асия апаның күңел халәте бу. Ниндидер зур дәрәҗәләргә ирешергә, шагыйрә дә булырга теләп түгел, бары тик күңеле кушканга күрә, «сырлап» кына куя.
Язмам Чаллы Язучылар берлеге каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы Асия Хәсәнова турында. Ул ике дистәдән артык еллар дәвамында шигырьләр язып кына калмый, аларны китап итеп чыгару җаен да таба. Асия Хәсәнова «Күңелем хисләре» (2005), «Сагыну таңнары» (2009), «Җанга шифа» (2017) һ.б. шигъри җыентыклар авторы.
Асия Шаһимәрдән кызы Хәсәнова 1936 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасының Аксубай районы Иске Кармәт авылында гаиләдә өченче бала булып туа. Ул – сугыш чоры баласы. Аның никадәр ачы, хәсрәтле, ачлык-ялангычлыгын ул сабый бала чагында үз җилкәсендә күтәрә.
– Ул чорның ачысын шигъри юллар кысасына гына сыйдыру мөмкин түгел, – дип җавап бирә Асия апа. Ел саен 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәменә чакырып, укучы балаларның өчпочмаклы хатлар китерүе, аның сугыш хатирәләрен яңарта. Ул елларда фронт белән тыл арасында өчпочмаклы хатлар йөри. Тик, аларның вазифасы үзгәрәк була. Ә бүгенге көндә балалар китергән хатта – бәйрәм котлавы. Аның күңеле шатлык хисләре кичерә.
Яшьлек еллары һәм тормыш сынаулары
Асия Хәсәнова туган авылында җиде классны тәмамлый. Авылдан утыз чакрым ераклыкта урнашкан Иске Ибрайда урта белем ала. Асия апа ул еллардагы ялангачлыкны, хәзерге көндә дә күзләреннән яшь бөртекләре чыгармый сөйли алмый. Ул шигырьләрне мәктәп елларында ук яза.

– Бигрәк тә сигезенчедә укыганда әнием үлгәннән соң шигъри юллар үзеннән-үзе тудылар, – дип искә ала ул. Укытучыларның һәрбер әйткән, тактага язган сүзләрен, Асия шигырь юлларына сала. Асиянең ул елларда бер-ике калын гына дәфтәре дә шигырьләр белән тула. Аның шигырьләрен аулак өйләрдә, тол калган, ялгыз апалар укып күңелләрен юаталар, елыйлар. Дәфтәрләр кулдан-кулга китеп югала. Урта белемле ятим кызның Чистай шәһәрендә шәфкать туташлары әзерли торган училищеда белем аласы килә. Укулар башланганчы Уралга барып апасын күреп кайту теләге туа.
Мең газаплар белән бара кыз, апасын күрә. Ләкин язмышына училищега кереп уку язылмаган була. Уралда кала, Татарстанның Мамадыш районыннән килгән Әсхәт исемле егеткә кияүгә чыга. Анда күпмедер яшәгәннән соң гаилә башлыгын туган яклар сагындыра. Алар Мамадыш районына кайтып төпләнәләр. Бер урамлы, бик матур яшеллеккә күмелеп утырган «Ак чишмә» авылында елына караганда бик матур итеп йорт салалар. Мунча, каралты да үз куллары белән салына. Әсхәт бик таләпчән, уңган, тырыш кеше булып, кулыннан килмәгән эш булмый. Һәрбер башланган эшен, ахырына кадәр бик яхшы итеп эшләп чыга. Гаилә дә күзгә күренеп үсә. Алар җиде бала алып кайталар.
Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, барысы да исән-сау. Асия апа балалары Фәрит, Айсылу, Шамил, Гөлфия, Газинур, Зимфира, Гөлнараларының һәрдаим ярдәмен, булышлыгын тоеп яши. Тормышын үзгәртеп, яңартып яшәргә яраткан егетне яңа төзелешләр тарта. Ул, Асиянең сүзләренә дә карамый, зур гаиләсен 1972 елда яңа төзелеш башлаган Чаллы шәһәренә алып килә. РСЖЭУга эшкә урнаша.

Шәһәр үсә, яңа йортлар калкып чыгып тора. Зур гаиләгә өч-дүрт ел да үтми, дүрт бүлмәле фатир да бирәлә. Асия апа шәһәрдә төрле оешмаларында эшли. Ул 1986 елда «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятеннән илле яшендә лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялда дип, күп балалы анага өйдә утырырга туры килми, ул гел эштә була.
«Балалар ничектер үсеп киттеләр, сизелмәде дә», – дип искә ала Асия апа. Алар бик еш кына Асия апада кунакта булалар. «Барысы да бергә килсәләр, өемә сыймыйлар», дип елмая Асия апа. Алар бит инде хәзер көннән-көн күбәяләр. Ул онык-оныкчыкларның һәрберсенең исемен белә, ник берсен дә ялгышып карасын!
Алар ире Әсхәт белән 58 ел бергә аңлашып яшәгәннәр. Ләкин ул аны ташлап, бакыйлыкка күчкәнгә дә 10 елдан артык вакыт үткән. Аларның гомерендә көмеш, алтын туйлар да үткән. Бүгенге көндә Асия Хәсәнова Новотроицкое авылында яши. Ул бер баласыннан икенчесенә кунакка йөри. Һәрбер темага бер дә кыенсынмый шигырьләр тудыру җаен да таба. Хәзерге көндә Асия апа бик еш кына авыл мәдәният йорты, китапханә, мәктәп укучыларының да көтеп алган кунагы. Ул гомеренең матур мизгелләрен озынайтырга, яшь буынга әйтәсе, җиткерәсе килгән фикерләрен язып калдырырга тели.
И язамын, язамын,
Язамын да, сызамын.
Язып-сызып, сөртеп-бозып,
Гомеремне сузамын.
«Тәлгәш»
Һәр мизгелдән илһам алып
Бүгенге көн тормышына бик канәгать Асия апа. Йөзе ачык, өстәле тәмле азыклардан сыгылып тора. «Эх, әни-әтигә бу сыйларны күрергә насыйп булмады шул», дип моңсуланып та ала ул. Үзе дә һәрдаим пешереп дусларын, күршеләрен дә сыйларга җаен таба. Тормышта бернәрсә дә битараф калдырмый юбилярны. Өй тирәсендә үскән каен, каршында тирбәлгән сирень куагы, тәрәзә төпләрен бизәп үскән яран гөле дә аның өчен – иҗат орлыклары.
Алга таба да җанына шифа өстәп, сау-сәламәт булып, камил акыл белән балаларны, онык-оныкчыкларны сөендереп яшәргә, күңелендә урнашкан шатлык-кайгыларны, агын-карасын кәгазь битләренә төшерергә, иҗат итәргә насыйп булсын Асия апа, дип изге теләкләр телисе килә.
Роза Хәмидуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсесе җитәкчесе.
Нет комментариев