Самолет рейсы тоткарланган очракта пассажирлар билет өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны һәм компенсация түләүне таләп итә ала.
Әмма бу хокук гадәттән тыш хәлләр аркасында килеп чыккан тоткарлыкларга кагылмый. Компенсация күләме һәр тоткарланган сәгать өчен 100 сум тәшкил итә. Бу хакта адвокат Дмитрий Аграновский «Абзац» басмасына сөйләгән.
Белгеч аңлатуынча, мондый тәртип Россия Федерациясе Һава кодексының 120нче маддәсендә каралган. Әгәр рейс гадәттән тыш сәбәпләр аркасында кичектерелмәсә, авиакомпания пассажирга һәр тоткарлык сәгате өчен 100 сум түләргә тиеш. Моннан тыш, рейс 30 минуттан артыкка тоткарланса, пассажир билеттан баш тартып, аның өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны сорый ала. Бу мөмкинлек кире кайтарылмый торган билетларга да кагыла.
Акчаны алу өчен авиакомпаниягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Пассажир билет сатып алуны раслаучы чекны, утырту талонын һәм башка кирәкле документларны тапшырырга тиеш. Гаризаны почта аша җибәрергә яки авиакомпания вәкиллегенә шәхсән барырга мөмкин.
Шул ук вакытта пилотсыз очкычлар һөҗүме яки начар һава торышы аркасында рейс тоткарланса, авиакомпания компенсация түләүдән баш тарта ала. Шуңа күрә адвокат сәяхәткә чыгар алдыннан гадәттән тыш хәлләрне дә каплый торган иминиятләштерү рәсмиләштерергә киңәш итә.
Нет комментариев