2027 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрне 6,8 процентка индексацияләү планлаштырыла. Ә иминият пенсияләрен арттыру ике этапта узачак. Бу хакта РИА Новостига «Россия пенсионерлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Президиумы рәисе Валерий Рязанский хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, социаль пенсияләрнең күләме 1 апрельдән 6,8 процентка артачак. Бу үзгәреш иминият пенсиясен билгеләү өчен кирәкле хезмәт стажы яки пенсия баллары җитмәгән гражданнарга кагыла.
Индексация шулай ук инвалидларга, шул исәптән инвалид балаларга һәм балачактан инвалидларга да кагылачак. Хезмәт стажы булмаган кешеләр, шулай ук туендыручысын югалткан балалар да арттырылган түләүләр алачак.
Иминият пенсияләрен арттыру исә 2027 елда ике этапта үткәрелергә тиеш. Беренче индексация 1 февральдән инфляция дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 6,8 процент күләмендә каралган. Икенче этапта хезмәт хакы үсешен исәпкә алып, түләүләрне тагын 3,3 процентка арттыру планлаштырыла.
Нет комментариев