Яшьләр үзәгендә Кнәз мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары өчен маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс узган. Балаларга челтәр үрү алымнарын «Форпост»ның структур бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Сөләйманова һәм волонтер Татьяна Самойлова өйрәткән.
Остазлар җитәкчелегендә укучылар төеннәр бәйләргә, тасмаларны челтәр нигезенә үрергә өйрәнгән. Бу дәрес балаларга яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлеге генә түгел, ә волонтерлык эшенә үз өлешләрен кертү өчен дә бер сәбәп булган.
Каникул булуга карамастан, укучылар әлеге изге эшкә вакыт тапкан. Мастер-класста алган күнекмәләрен алар шунда ук кулланып, маскировка челтәрләре үрүдә катнашкан.
Нет комментариев