3 ноябрь, дүшәмбе көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин, ә көндез урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә.
Төнлә явым-төшемнәр фаразланмый. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк, тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк.
Төнлә һава температурасы +1 градустан -4 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында урыны белән -9 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +3…+8 градуска кадәр җылыначак.
Нет комментариев