Тукай районында административ чикләүләрне бозган ир-атны колониягә җибәргәннәр
Суд залыннан

Тукай районында административ чикләүләрне бозган ир-атны колониягә җибәргәннәр

Тукай район суды элек хөкем ителгән җирле кешегә карата яңа хөкем карары чыгарган. Ир-ат административ күзәтчелек таләпләрен берничә тапкыр бозуда гаепле дип табылган.

Төрмәдән азат ителгәннән соң, аңа берничә чикләү билгеләнгән булган. Аерым алганда, төнлә өйдән чыгу, Тукай районыннан китү, барларга һәм күп кеше катнашындагы чараларга бару тыелган. Шулай ук ул даими рәвештә полиция бүлегенә килеп теркәлергә тиеш булган.

Ләкин ир-ат бу таләпләрне үтәмәгән. Полиция хезмәткәрләре аны берничә тапкыр төнлә өйдә булмаган өчен административ җаваплылыкка тарткан. Соңгы очракта аны урамда исерек хәлдә тоткарлаганнар.

Судта ир-ат гаебен тулысынча таныган. Полициягә теркәлүгә килмәвен һәм төнлә урамда йөрүен спиртлы эчемлекләр куллануы белән аңлаткан. Мәгълүм булганча, 2024–2025 елларда ул җинаять кылган өчен биш тапкыр хөкем ителгән булган.

Суд карары белән аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә ике ел да ике айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән. Ир-атны суд залында ук сак астына алганнар.


Нет комментариев