Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышының сизелерлек начараюы көтелә. 3–7 ноябрь аралыгында республикада яңгыр, юеш кар, томан һәм урыны белән кыска вакытлы буран булуы ихтимал. Шул сәбәпле, Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне сак булырга чакыра.
Синоптиклар фаразлавынча, 3 һәм 4 ноябрьдә кайбер районнарда бераз яңгыр явачак. 5 ноябрьдә яңгыр юеш карга әйләнергә мөмкин. Ә 6 һәм 7 ноябрьдә явым-төшемнең кыска вакытлы буран белән дәвам итүе көтелә. Атна дәвамында томан төшү ихтималы да бар. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк.
Дәүләт автоинспекциясе кисәткәнчә, яңгыр, юеш кар һәм температураның түбәнәюе юлларда бозлавык барлыкка китерергә мөмкин. Бу исә юл хәрәкәтендә катлаулы хәлләр тудыру ихтималын арттыра.
Автомобиль йөртүчеләргә сәфәр алдыннан автомобильнең техник торышын тикшерергә, аеруча тормоз системасына, шиналарга һәм яктырту җайланмаларына игътибар итәргә киңәш ителә. Юлда тизлекне һава шартларына һәм юл өслегенең торышына карап сайларга, куркыныч маневрлар ясамаска һәм кирәксезгә каршы як полосага чыкмаска кирәк.
Җәяүлеләргә дә саклык чараларын онытмау мөһим. Яңгыр, томан яки буран вакытында машина йөртүчеләр җәяүлене вакытында күрсен өчен, киемнәрендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану тәкъдим ителә.
Нет комментариев