Казаннан Ташкентка очышлар саны атнага дүрт тапкырга җитәчәк
җәмгыять

Казаннан Ташкентка очышлар саны атнага дүрт тапкырга җитәчәк

Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казан белән Үзбәкстан башкаласы арасындагы авиарейслар санын арттыра.

28 ноябрьдән Татарстан башкаласыннан Ташкентка очышлар атнага дүрт көн башкарылачак. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа график нигезендә, Казаннан Ташкентка самолетлар сишәмбе, чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә очачак. Ә Үзбәкстан башкаласыннан Казанга кайту рейслары дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбегә билгеләнгән.

Nordwind Airlines авиакомпаниясе Үзбәкстан юнәлешендәге маршрутлар санын арттыруын дәвам итә. Моңа кадәр, 25 ноябрьдә, Казаннан Фирганәгә яңа авиарейс ачылуы көтелә.

 


Нет комментариев