1 декабрьдән кыш көне җәйге шина белән йөргән өчен штраф салачаклар
җәмгыять

1 декабрьдән кыш көне җәйге шина белән йөргән өчен штраф салачаклар

1 декабрьдән автомобильдә җәйге шина белән йөргән машина йөртүчеләргә 500 сум штраф яный.

Моннан тыш, Дәүләт автоинспекциясе әлеге кагыйдәне бозган өчен бер көн эчендә берничә тапкыр җаваплылыкка тарта ала. Бу хакта «Абзац» басмасына биргән әңгәмәсендә автоюрист Лев Воропаев сөйләгән.

Белгеч аңлатуынча, РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсе 1 өлеше буенча кагыйдәне бозган өчен кисәтү яки 500 сум күләмендә штраф каралган. Әмма гамәлдә күпчелек очракта машина йөртүчеләргә штраф салына. Законда бер тәүлек эчендә кабат җаваплылыкка тартуны тыю турында чикләү юк.

Автоюрист кышкы чорда җәйге шиналар белән йөрүнең юл-транспорт һәлакәтеннән соң өстәмә кыенлыклар тудырырга мөмкинлеген дә искәрткән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина йөртүчеләр арасында гаепне ачыклау буенча бәхәс туса, белгечләр автомобильнең кышкы шиналар белән булган очракта бәрелешүдән котылып калу мөмкинлеген тикшерә. Әмма кышкы резина кулланмауның үзе генә машина йөртүченең авариядә гаепле булуын аңлатмый.


Нет комментариев