Балалар яратып ашый торган тәмле шоколад пастасын шикәр кушмыйча да әзерләргә мөмкин икән. Моның өчен дүрт кенә ингредиент кирәк. Файдалы десерт рецепты белән Альбина Фазлыева үзенең МАКСтагы каналында уртаклашкан. Ире Алмаз ясаган паста чынлап та бик тәмле килеп чыккан. Балаларның аны ипигә мул итеп ягып, рәхәтләнеп ашаулары моңа дәлил булып тора.
Пастаның нигезен финик тәшкил итә. Ул десертка табигый тәм бирә, какао шоколадны алыштырып, үзенчәлекле төс өсти, ә кокос мае пастаны йомшак һәм куе итә.
Кирәкле ингредиентлар
- Төшсез финик — 300 г;
- сөт — 300 г;
- какао порошогы — 40 г;
- кокос мае (сыер мае да ярый) — 15 г.
Әзерләү тәртибе
- Башта финикны җылы су белән яхшылап юарга. Әгәр җимешләр катырак булса, аларны 10–15 минут җылы суда тотарга.
- Юылган финикны блендер савытына салырга.
- Өстенә кайнар сөт агызырга, какао порошогы һәм кокос мае өстәргә.
- Барлык ингредиентларны бергә кушып, куе масса барлыкка килгәнче блендер белән болгатырга.
- Әзер пастаны чиста банкаларга тутырып, суынсын һәм куерсын өчен суыткычка куярга.
Тәмле пастаның сере нәрсәдә?
Десертның уңышлы килеп чыгуы финикның сыйфатына да бәйле. Шуңа күрә паста әзерләгәндә йомшак, сусыл һәм итләч җимешләр сайларга киңәш ителә. Алар яхшырак изелә һәм пастага кремсыман текстура бирә.
Әзер шоколад пастасын иртәнге ашта ипигә ягып, коймак яки башка өй десертлары белән кулланырга мөмкин.
Фото: Альбина Фазлыева
Нет комментариев