Салымнарын түләмәгән Биклән кешесенең машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр
җәмгыять

Салымнарын түләмәгән Биклән кешесенең машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр

Тукай районының Биклән авылында яшәүче бер ир-ат салымнарын вакытында түләмәгәнгә күрә, автомобиленнән вакытлыча мәхрүм калган. Аның машинасын махсус стоянкага урнаштырганнар. Хәзер хуҗасына бурычын капларга, шулай ук транспорт чарасын эвакуацияләү һәм саклау чыгымнарын түләргә туры киләчәк. Бу хакта Тукай районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биклән авылында яшәүченең автомобилен суд приставлары кулга алган. Чарада Чаллы суд приставлары һәм Тукай районының Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә катнашкан.

Автомобиль хуҗасына хәзер салым бурычын тулысынча түләргә, өстәвенә эвакуатор һәм штрафстоянка хезмәтләре өчен дә исәп-хисап ясарга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: 2025 ел өчен милек, җир һәм транспорт салымнарын 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк. Түләүне банк кушымтасы, Федераль салым хезмәтенең шәхси кабинеты яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша башкарырга мөмкин.

Фото: Тукай районы матбугат хезмәте


Нет комментариев