Россиядә грипп белән авыручылар саны арта бара. Хәзерге вакытта грипп вируслары ачыкланган очракларның 6,1 процентын тәшкил итә. Бу хакта Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, илдә сулыш юллары вируслары күп таралган. Вирусологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, аларның өлеше 95,2 процентка җитә.
Грипп булмаган вируслар арасында риновируслар беренче урында тора — аларның өлеше 44,6 процент. Парагрипп вирусларына 17 процент туры килә.
Нет комментариев