3 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының яңа В терминалында намаз уку өчен мусаллә һәм часовня ачылды. Тантанада аэропортның генераль директоры Сергей Романцов, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты.

Мусаллә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым зоналарга бүленгән, тәһарәт алу урыннары һәм гыйбадәт кылу өчен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Бүлмәләр икенче катта, паспорт контроле һәм очыш алдыннан тикшерү зонасы янында урнашкан. Алар тәүлек буе эшли.
Мәгълүмат такталары дүрт телдә — татар, рус, инглиз һәм кытай телләрендә әзерләнгән. Күрү сәләте бозылган пассажирларга аэропортта ориентлашырга ярдәм итү өчен тавыш белән хәбәр бирә торган мнемосхемалар да урнаштырылган.

Ачылыштан соң Илфар хәзрәт Хәсәнов яңа мусалләдә беренче җәмәгать намазын үткәргән. Хәзер Казан аэропортының А1, А2 һәм В терминалларында намаз уку өчен өч махсус бүлмә бар.
Фото: МДН ТР
Нет комментариев