Яңгыр, юеш кар һәм бозлавык: 4 ноябрьдә Татарстанда һава торышы нинди була?
Яңалыклар

Яңгыр, юеш кар һәм бозлавык: 4 ноябрьдә Татарстанда һава торышы нинди була?

4 ноябрь, чәршәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Синоптиклар төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе һәм бозлавык барлыкка килүе турында кисәтә.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак көньяк-көнбатышка күчәчәк. Аның тизлеге секундына 3–8 метр тәшкил итәчәк, көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +4 градустан −1 градуска кадәр булачак. Республиканың көнчыгышында урыны белән −5 градуска кадәр суытачак. Көндез һава +3…+8 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Н.Туганов


Нет комментариев