5 ноябрь, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, көн дәвамында урыны белән бераз яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә.
Төнлә кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин, көндез исә кыска вакытлы буран булуы ихтимал. Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы −2дән +2 градуска кадәр, көндез 0дән +4 градуска кадәр булачак. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.
Нет комментариев