Татарстанда 2027 елдан автомобильләргә техник карау бәясе артачак
Яңалыклар

Татарстанда 2027 елдан автомобильләргә техник карау бәясе артачак

2027 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда транспорт чараларын техник карау өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Җиңел автомобильләрне тикшерүнең максималь бәясе 68 сумга артып, 1 270 сум тәшкил итәчәк. Тиешле карарга республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган, дип яза Татар-информ

Башка транспорт төрләре өчен дә техник карау бәяләре күтәрелә. Әйтик, M2 категориясендәге автобусларны тикшерү 2 173 сумга, ә M3 категориясендәгеләрне 2 625 сумга кадәр җитәчәк. Йөк автомобильләре хуҗалары өчен дә яңа тарифлар билгеләнгән. N1 категориясендәге машиналарны техник карау 1 389 сумга, N2 – 2 532 сумга, N3 категориясе 2 733 сумга төшәчәк.

Прицеп һәм ярымприцеплар өчен дә бәяләр арта. O1 һәм O2 категорияләренә кергән транспорт чараларын тикшерү өчен 1 047 сумга кадәр, O3 һәм O4 категорияләре өчен 1 769 сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Мотоцикллар һәм башка мототранспорт өчен максималь бәя 446 сум итеп билгеләнгән.

Махсус техникага да аерым тарифлар каралган. Аларга ашыгыч хезмәт автомобильләре, коммуналь машиналар, эвакуаторлар, цистерналар һәм куркыныч йөк ташучы транспорт керә. Мондый машиналарны техник карау бәясе төренә карап 491 сумнан 3 538 сумга кадәр булачак. Шәһәр электр транспорты өчен тариф 1 822 сум тәшкил итә.

Әлеге бәяләргә өстәмә кыйммәткә салым (НДС) һәм техник карау мәгълүматларын бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертү өчен дәүләт пошлинасы керми. Яңа тарифлар 2027 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.


Нет комментариев