Казанда Лаеш шәһәрен 2050 елга кадәр үстерү концепциясен тәкъдим иттеләр. Анда шәһәрне төзекләндерү, туристлар өчен яңа ял урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән 160тан артык проект каралган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Планнар арасында "Кама диңгезе" буенда җәяүлеләр өчен 10 километр озынлыкта яр буе юлын булдыру, концерт залы һәм кунакханәсе булган стадион, Сабантуй паркы һәм күпкатлы машина кую урыны төзү бар. Шәһәргә керү юлында аттракционнар, киностудия яки автокемпинг булдыру мөмкинлекләре дә карала. Әлеге проектларның кайсысын сайлаячаклары әлегә билгеле түгел.
Туризмны үстерүдә «Казан Марина» проектына да зур өметләр баглана. 90 гектар мәйданны биләгән әлеге проект тулысынча гамәлгә ашырылса, Лаешта ял итүчеләр өчен 1700 урын булдырылачак.
Шулай ук шәһәрдә экологик, мәдәни һәм актив туризмны үстерү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү, транспорт һәм парковка мәсьәләләрен хәл итү тәкъдим ителә. Концепция авторлары фаразлавынча, 2050 елга Лаеш халкы саны хәзерге 10,7 мең кешедән 17 меңгә кадәр артырга мөмкин.
Шул ук вакытта тәкъдим ителгән концепция әлегә рәсми статус алмаган. Проектларны гамәлгә ашыру өчен күпме акча кирәк булачагы, аларны финанслау чыганаклары һәм төгәл сроклары әлегә билгеләнмәгән.
Нет комментариев