Финиктан шоколадлы паста әзерлибез
Балалар яратып ашый торган тәмле шоколадлы пастаны шикәр кушмыйча да әзерләргә мөмкин икән. Моның өчен дүрт кенә ингредиент кирәк. Файдалы десерт рецепты белән Альбина Фазлыева үзенең МАКСтагы каналында уртаклашкан. Ире Алмаз ясаган паста чынлап та бик тәмле килеп чыккан. Балаларның аны ипигә мул итеп ягып, рәхәтләнеп ашаулары моңа дәлил булып тора.