Тукай районында «Игелек кыл» марафонында инвалидларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәләр
җәмгыять

Тукай районында «Игелек кыл» марафонында инвалидларның хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәләр

Тукай районы инвалидлар оешмасы ел саен декабрь аенда «Игелек кыл» («Твори добро») хәйрия марафоны үткәрә. 2018 елдан бирле дәвам итүче әлеге акциянең төп максаты – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү һәм аларның теләкләрен тормышка ашыру. Бу мәгълүматны аппарат киңәшмәсендә фонд җитәкчесе Фәүзия Вәҗиева җиткерде.

Тукай районында 3 меңнән артык инвалид яши. Алар арасында балалар да күп. Оешма һәрберсенә ярдәм итәргә тырыша. Марафон кысаларында эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән җыелган акча кирәкле җиһазлар сатып алуга, дәвалануга һәм даруларга тотыла.

– Балаларның теләкләрен аеруча игътибар белән тыңларга тырышабыз. Әйтик, балага гимнастика белән шөгыльләнү өчен тренажер кирәк икән, аны алып бирергә тырышабыз. Кыйммәтле дәваланулар, даруларга да ярдәм күрсәтелә. Урын өстендә ятучылар өчен күп функцияле караватлар сатып алабыз. Кулыбыздан килгәнчә һәркемгә булышырга тырышабыз, – ди Фәүзия Фаязовна.

 

"Игелек кыл" фонды җитәкчесе Фәүзия Вәҗиева

Оешма даруханәләр һәм кибетләр белән исәп-хисап счеты аша эшли. Бу кирәкле товарларны турыдан-туры сатып алырга мөмкинлек бирә.

Ярдәм күрсәтү турында карар 11 кешедән торган комиссия тарафыннан кабул ителә. Башта мөрәҗәгатьләр һәм инвалидларның ихтыяҗлары тикшерелә, аннары тиешле карар чыгарыла. Шуннан соң кирәкле товарларга заказ бирелә.

«Игелек кыл» марафоны ел саен күп кенә гаиләләргә ярдәм итәргә, балаларның хыялларын тормышка ашырырга һәм авыр хәлдә калган кешеләрнең тормышын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.


Нет комментариев