Җомга, 6 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы сакланачак. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, тәүлек дәвамында бераз кар, кайбер урыннарда юеш кар явачак. Республиканың көнчыгышында төнлә һәм иртән явым-төшемнәр көчәергә мөмкин.
Кайбер районнарда буран чыгуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы -1...-6 градус булачак. Көндез -1...+3 градус көтелә.
Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, ә Татарстанның көнчыгышында урыны белән кар көртләре хасил булырга мөмкин. Юлларда йөрүчеләргә, аеруча машина йөртүчеләргә, сак булырга киңәш ителә.
Нет комментариев