Татарстанда балалар тәрбияләгән өчен 6 меңнән артык пенсионерга пенсиягә өстәмә түләү билгеләнгән. Бу льгота балигъ булмаган балаларны, шулай ук көндезге бүлектә укучы, 23 яшькә кадәрге студент балаларны караучы пенсионерларга карый. Мәгълүматны Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте игълан итте, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләү билгели. Бала 18 яшькә җиткәнче өстәмә түләү хокукы, укымыймы-юкмы, сакланып кала. Әгәр балигъ булганнан соң бала көндезге формада укуын дәвам итсә, түләүне укуны тәмамлаганчы алырга мөмкин, әмма 23 яшькә кадәр генә», — дип аңлаталар матбугат хезмәтендә.
Өстәмә түләү балалар санына карап билгеләнә: бер бала өчен иминият пенсиясенә беркетелгән түләүнең өчтән бер өлеше, ике бала өчен — өчтән ике өлеш, өч бала өчен — тулы суммага исәпләнә. Быел беркетелгән түләү 9 584 сум тәшкил итә, шуңа күрә бер бала өчен 3 194 сум, ике бала өчен 6 389 сум, өч бала өчен 9 584 сум түләнә. Эшләүче пенсионерлар өчен сумма пенсияне индексацияләү үзенчәлекләрен исәпкә алып билгеләнә.
18 яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү рәсмиләштергәндә, аның көндезге формада укывын һәм пенсионер карамагында булуын расларга кирәк. Бу очракта белем бирү оешмасыннан уку чорын күрсәткән белешмә, кайбер вакытта — балага матди ярдәм күрсәтелүен раслаучы документлар сорала. Студент укуын туктатса яки уку формасын үзгәртсә, түләү хокукы яңадан карала.
Нет комментариев