Татарстанда профилактик чара кысаларында менингококк инфекциясеннән 310 кешегә прививка куелган, шуларның 225е — балалар. Бу хакта «Татар‑информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән. Әлеге вакытта яңа очраклар теркәлмәгән.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига Бөгелмә лагеренда булды. 1 ноябрьдә 12 яшьлек кыз лагерьнең медицина пунктына мөрәҗәгать итә, икенче көнне аны хастаханәгә салалар. 2 ноябрьдә, сәгать 17:15тә, табиблар яшь пациентның үлемен раслый. Башлангыч диагноз — менингококк инфекциясенең яшен тизлегендәге формасы, Уотерхаус‑Фридериксен синдромы, менингококцемия.
Кызның үлеме буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Хәзер белгечләр региондагы эпидемиялогик хәлне контрольдә тота.
Нет комментариев