«Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафинга «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Марат Сафинга әлеге бүләк авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырылды.
Россия Президенты Владимир Путин указы белән барлыгы Татарстаннан 7 кеше дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр белән билгеләп үтелде. Аларның дүртесе медальләр белән бүләкләнде, тагын өчесенә мактаулы исемнәр бирелде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Фото: Тукай районының рәсми сайтыннан
Нет комментариев