Икенче яки аннан соңгы сабые туган гаиләләр өчен яхшы яңалык: алар ипотека буенча 18 айга кадәр «каникул» рәсмиләштерә ала. Федерация Советының икътисади сәясәт комитеты әгъзасы Александр Волошин RT агентлыгына белдергәнчә, бу чорда заемщик йөкләмәләрне тулысынча туктатып тору яки түләү күләмен мөстәкыйль рәвештә киметү хокукына ия.
Волошин ассызыклаганча, мондый ярдәмне алу өчен банкка гаилә бюджетының керемнәре кимегәнне исбатлыйсы юк. Бу очракта бары тик сабый тууын раслый торган документ кына кирәк.
Кагыйдә 2026 елның 1 сентябренә кадәр төзелгән барлык ипотека килешүләренә дә кагыла. Иң мөһиме — бу ялның озынлыгын банк түгел, ә үзегез билгелисез. Әмма пауза балага ел ярым тулган көнгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Кемгә тиеш?
Бу мөмкинлектән файдалану өчен берничә шартны үтәргә кирәк:
- Кредит шәхси максатлар өчен алынган булырга тиеш.
- Ипотеканың башлангыч суммасы 15 миллион сумнан артмаска тиеш.
Ничек рәсмиләштерергә?
- Банкка шартнамәдә күрсәтелгән ысул белән (заказлы хат яки расписка белән) гариза җибәрергә.
- Банк гаризаны алганнан соң биш эш көне эчендә карар чыгарырга тиеш.
Нет комментариев