җәмгыять

Казанда тротуарларны электр белән җылытып караячаклар

Казанда быел беренче тапкыр җәяүлеләр юлын электр ярдәмендә җылыту технологиясен сынап караячаклар. Тәҗрибә Әмирхан проспектындагы 83 нче йорт янында үткәреләчәк.

Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, белгечләр эксперимент нәтиҗәләрен җентекләп өйрәнәчәк. Шуннан соң әлеге технологияне шәһәрнең башка урыннарында да куллану мөмкинлеге каралачак.

Моннан тыш, тротуарларны җылылык челтәреннән кайтучы су ярдәмендә җылыту тәкъдиме дә тикшерелә. Искәндәр Гыйниятуллин фикеренчә, бу ысулны яңа төзелешләр вакытында куллану аеруча нәтиҗәле булачак. Моның өчен кирәкле коммуникацияләрне проектлау этабында ук күздә тотарга кирәк.


Нет комментариев