Җиңел һәм тиз әзерләнә торган тәмле ризык.
Кирәк булачак:
• 5 процентлы 500 грамм эремчек
• 1-2 йомырка
• 3-4 аш кашыгы шикәр комы ️
• 2 аш кашыгы он
• ярты чәй кашыгы ванилин.
Барлык ингредиентларны кушып болгатабыз, эремчекне башта блендерда әйләндерергә яки вилка белән уарга кирәк, шулай итсәгез, йомшак була. Эремчек 9%лы югары булырга тиеш түгел, коры да, артык майлы да булмасын.
Кунага он сибеп, бер кашык массаны онда әвәлибез, пычак ярдәмендә түгәрәк формага китерәбез. Сырникларны уртача утта үсемлек мае салып, ике яклап кыздырабыз.
Тәмле булсын!
Гөлия Ибатуллина фотосы.
Нет комментариев