7 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы фаразлана. Тәүлек дәвамында урыны белән кар, җепшек кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус, көндез -1..+3 градус тәшкил итәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә.
Нет комментариев