Кыш бабай поезды сәяхәткә кузгала: 12 декабрьдә ул Чаллыга киләчәк
җәмгыять

Кыш бабай поезды сәяхәткә кузгала: 12 декабрьдә ул Чаллыга киләчәк

Бүген, 8 ноябрьдә, Кыш бабай поезды Бөек Устюгтан Россия буйлап зур Яңа ел сәяхәтенә кузгала. Аның маршрутында Чаллы шәһәре дә бар. Әкияти состав автоградка 12 декабрьдә киләчәк.

Күчмә резиденциядә кунакларны кызыклы квестлар, курчак театры, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, бүләкләр һәм прәннек белән чәй эчү көтә. Бәйрәм программасы 45 минут дәвам итә. Вокзалда әкият геройлары белән бушлай танышырга мөмкин булачак.
Чаллыда поездны карау өчен билетлар сату 12 ноябрьдә РЖД сайтында башланыр дип көтелә. Билет бәясе — 3 мең сумнан башлана.

Kazan.aif.ru сайты РЖД расписаниесенә таянып хәбәр иткәнчә, 14 декабрьдә поезд Казанда да тукталачак. Барлыгы 63 көнлек сәяхәт дәвамында ул илнең 36 төбәгендәге 65 шәһәрдә булачак.


Нет комментариев