Кокос яратучыларга кибеттәге Баунти конфетларын хәтерләткән татлы десертны өй шартларында да әзерләргә мөмкин. Моның өчен күп вакыт та, катлаулы ингредиентлар да кирәкми. Йомшак кокослы эчлек, шоколад катламы – тәмле ризык әзер!
Кирәкле ингредиентлар:
- кокос кыргычы – 300 г;
- куертылган сөт (сгущёнка) – 250 г;
- шоколад – 150 г.
Әзерләү тәртибе:
Башта кокос кыргычына куертылган сөтне аз-азлап салып, яхшылап болгатабыз. Масса кул белән әвәләргә уңайлы, артык сыек булмаска тиеш. Аннан кечкенә генә конфетлар ясап, 30–40 минутка суыткычка куябыз.
Шоколадны эретәбез һәм суытылган конфетларны аңа манып алабыз. Пергамент кәгазе өстенә тезеп, шоколад катканчы яңадан суыткычта тотабыз. Менә шулай берничә гади адым ярдәмендә өйдә тәмле, йомшак кокослы Баунти конфетлары әзерләргә була.
Киңәш: куертылган сөтне берьюлы түгел, ә аз-азлап кушыгыз. Аның куелыгы җитештерүчегә карап төрле булырга мөмкин.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Нет комментариев