Якшәмбе көнне Татарстанда болытлы һава торышы була, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлавынча, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк.
Төнлә һава температурасы 1–6 градус салкын, көндез 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.
Нет комментариев