Татарстанда 8 ноябрьдә кар һәм бозлавык көтелә
Якшәмбе көнне Татарстанда болытлы һава торышы була, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.