Чаллыда яшәүче 23 яшьлек кыз алдакчылар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
5 ноябрьдә Чаллыда яшәүче кыз үзенең мәчесен югалткан. Шуннан соң ул социаль челтәрләрдә песие югалуы турында игълан урнаштырган. Озакламый интернетта мәче сату турында игълан күреп, фотода аның югалган яраткан песие икәнен танып алган.
Кыз игълан авторы белән элемтәгә кергән, ләкин песине кире кайтармас дип уйлап, аны чынлыкта үзенеке икәнен әйтмәгән. «Сатучы» кыздан 7 мең сум сораган. Кыз бу сумманы күчергән, әмма ир-ат мәчене бирмәгән. Мәченең сатып алучыныкы икәнен белгәч, әңгәмәдәше тагын 3,5 мең сум таләп иткән.
Уен эш түгеллеген сизеп, кыз акча күчермәгән, ә полициягә мөрәҗәгать иткән. «Сатучы»га карата җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев