«Бердәм Россия» партиясе Тукай җирле бүлекчәсе секретаре сайланды
Яңалыклар

«Бердәм Россия» партиясе Тукай җирле бүлекчәсе секретаре сайланды

Тукай районы администрациясендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк оешмасы Тукай җирле бүлекчәсенең 42‑нче Конференциясе узды. Чарада партиянең җирле бүлеге секретаре сайланды, шулай ук көн тәртибендәге башка мөһим мәсьәләр дә каралды.

Секретарь вазыйфасына ике кандидат тәкъдим ителде: Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев һәм Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча секретарь итеп Камил Нәҗмиев сайланды.

Камил Нәҗмиев катнашучыларга күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.

— Алга таба да без бергәләп районыбыз файдасына, халкыбызның тормыш сыйфатын яхшырту өчен нәтиҗәле эш алып барырбыз дип ышанам, — дип ассызыклады ул.

Бу көнне шулай ук җирле сәяси совет, контроль комиссиясе әгъзалары һәм партиянең төбәк бүлекчәсен яклау Советы председателе сайланды.


Нет комментариев