Киләсе елның гыйнварында россиялеләрне чын кышкы озын яллар көтә. «Знание» Россия җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина РИА Новостига хәбәр иткәнчә, 2027 елның беренче аенда нибары 15 эш көне булачак, ә ял һәм бәйрәм көннәре исә 16га җитәчәк.
«Биш көнлек эш атнасында 2027 елның гыйнварында 15 эш көне һәм 16 ял көне булачак», — дип ассызыклады Ярхина.
Мондый графикка гаҗәпләнәсе түгел: моңа Яңа ел бәйрәмнәре гаепле. Алар быелгы кебек үк гаять озын булачак — рәттән 11 көн! Каникуллар 2026 елның 31 декабреннән башлана һәм 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә биш көнлек график буенча эшләүчеләр өчен беренче эш атнасы дүшәмбе, 11 гыйнварда гына старт алачак.
Нет комментариев