2027 елда кемнәрнең хезмәт хакы күтәреләчәк?
җәмгыять

2027 елда кемнәрнең хезмәт хакы күтәреләчәк?

2027 елда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы ике этапта артачак. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар РИА Новостига хәбәр иткәнчә, киләсе елның 1 гыйнварыннан социаль тармак белгечләренең, ә октябрьдән дәүләт хезмәткәрләренең керемнәре индексацияләнәчәк.

1 гыйнвардан сәламәтлек саклау, фән, мәгариф, социаль тәэмин итү һәм мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 6,8 процентка индексацияләнәчәк. Элеонора Кавшар билгеләп үткәнчә, бу сумма белгечнең категориясенә карап төрлечә исәпләнәчәк. «Табиблар өчен ул бер, ә укытучылар өчен, мәсәлән, бөтенләй башка булачак», — диде комитет башлыгы.

Октябрь аеннан исә федераль дәрәҗәдәге башка хезмәткәрләрнең керемнәре арта. Аларның хезмәт хакына 4 процент өстәләчәк. Бу күрсәткеч федераль гражданлык хезмәткәрләренә, прокурорларга, Тикшерү комитеты хезмәткәрләренә һәм судьяларга кагылачак.


Нет комментариев